Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов: Булсын җаның гамең агыннан…

Фәза киңлегеннән кер эзләмә, Яңгыр юа аны мең кабат!

Биләү бишеге дә ак болытлы,

Аклык- сафлык били һәр тараф.

Кояш күзлэреннән тап эзләмә,

Сулмый, сүнми гомер балкый ул!

Һәр иртәдә алтын булып туа,

Ә алтынга тузан ятмый ул.

Йолдызлардан ятим эзләмә син,

Һәрбер йолдыз ия- хуҗалы!

Бик еш күрәм йолдыз атылганын,

Сизмим йолдызлыкның тузганын.

Агым судан еллар эзләмә син,

Агышлары елгыр- чаптарлы.

Адәм җаны дөрес күпне көтә,

Хәтерләмим киткәч кайтканны?!

Искән җилдән назлар гына көтмә,

Юан бары, җәеп кочагың.

Итәген төя сагышларың,

Шундый җиңел була, шул чагын.

Учаклардан чыра эзләмә син,

Кабызырга яңа учагың.

Яшәү өчен гомер бер бирелә,

Килер кабат, килер пычагым?

Сөюемнэн салкын эзләмә син,

Булмас минем андый халәтем!

Чын сөюдэ- минем бәхетләрем,

Яратуда- яшәү кыйммәтем!

Сүзләремнән гаеп эзләмә син,

Алар ихлас ,туа йөрәктән!

Һәркемгә дә үзенеке якын,

Кадерлерәк була бигрәк тә.

Яхшылыктан яман эзләмә син,

Килмәс димә сиңа иртәгә!

Соңгы өлешеңне бүлешә бел,

Шунысы булыр менә мәртәб!

Әкиятләрдән мине эзләмэ син,

Тормыш агышларым- чынбарлык.

Әкият геройлары, ни кызганыч,

Бу дөньяда буа буарлык!

Эзләм кер, табын-карасын,

Булсын җанын гамең агыннан!

Аклыклардан аклык табып кара,

Монысы кыен бары- барыннан.

Ак хисләргә урау хыялларым,

Пакь хисләрдә гомер агылам.

Аклыкларда кала үткәннәрем,

Аклыкларга үлеп табынам,

Үзгәрмәмен инде, аклыкларга

Багачакмын, багам, багылган!

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев