Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов: Бу төер сулышны кыса

Чәлпәрәмә язмышлар

(Кемерово аһәңе)

Ил елый.Чәлпәрәмә язмышлар,

Яшь чыкмый, калтырана иреннәр.

Аяк, йөрәк, җан да көчсез,китәрсең

имәнепләр, басып торган җиреңнән.

Кара кайгы. Бала тавышлары,

...Китте алар ярдәм ала алмый.

Сыенгандыр алар бер-берсенә,

Өмет көткәннәрдер тын алмый.

Нинди газап?Утта чытырдап ян,

Әй кешеләр, кайдан бу афәт?.

Әнә әҗәл, гомер кыеп йөри,

Бала, сабый дими, кабахәт.

Елый-елый язам бу юлларны,

Күз алдында тора балалар.

Кайтмый инде алар, мәңгелеккә

бала белән китә аналар.

"Күз бортегем" диеп үстер дә син,

Бер мизгелдә тормыш чәлпәрәмә..

Гомер буе кайтыр кулын сузып

төштә.Көтәр аны ана һәр иртәдә.

Бер гөнаһсыз, сафлык күлмәгендә,

Ни самими йөрдең, и балам.

Китеп бардың хушлашмыйча гына,

Үпкән зурдыр безгә,и бала.

Бу мәшхәрдән кеше генә түгел,

Дөнья үзе бугай инде бутала,

Сабырлыклар бирче, и Аллам!

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев