Вазыйх Фатыйхов: Бу икегә читләр сыймас
Бу икегә читләр сыймас Яратканда искиткеч ул бар да,бар да, Җил дә бары сине генә назлый сыман. Синең караш канат куя хисләремә, Мең талпынам яннарыңа, мең кат тынам? Ихлас булса уртак хисләр, тоелмый да сусау, Нинди ара, нинди яра кичерәсең. Тоешмыйча гашыйклыктан ,гүя, тилерәсең, Сөю тулы бер сүздән дә исерәсең?...
Бу икегә читләр сыймас
Яратканда искиткеч ул бар да,бар да,
Җил дә бары сине генә назлый сыман.
Синең караш канат куя хисләремә,
Мең талпынам яннарыңа, мең кат тынам?
Ихлас булса уртак хисләр, тоелмый да сусау,
Нинди ара, нинди яра кичерәсең.
Тоешмыйча гашыйклыктан ,гүя, тилерәсең,
Сөю тулы бер сүздән дә исерәсең?
Бар аңлашу- берәү белмәс, берәү тоймас,
Бу икегә беркайчан да читләр сыймас.
Мин әйтерне ,теләсә дә , беркем кыймас,
Сине, мине уртак наздан беркем тыймас.
Җыенганда яннарыңа сафлык төйим,
Җырым көйлим, бары сиңа, сиңа диеп.
Үзем телим бер җавабың ишетергә:
"Мин бит җаным яшим бары сине сөеп"
Нигә тормыш, язмыш шулай ,ашыктыра ,
Аерырга вакыт калмый ак-караны?
Икебез дә үтеп киткән, ашыкканбыз,
Көтмәгәнбез сөю көткән бер араны.
Бәргәләнә читлегендә сөю -сусау ,
Өмет белән көтә татлы мизгелләрен,
Тапшырасым килә кайчак язмышыма ,
Сабырлыкның сөю үргән тезгеннәрен.
Вазыйх Фатыйзов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев