Вазыйх Фатыйхов: " Аңларсыңмы?"
Аңларсыңмы Бу сөюнең кайнарлыгын, ялпкыннарын, Кайтып- кайтып аңларсыңмы, тоярсыңмы? Үз ялкының ялкынланган минутларда, Минем хакта бер мизгелдә уйларсыңмы? Бер сүзеңә җавабым шул: Сулышыңа кушылырмын! Хисләреңә хуш булырмын, Сөюеңә иш булырмын. Яратырмын гомерлеккә, шикләнмәссең, Минем өчен син гомерлек сөю уты. Нинди бәхет тоеп яшәү бу тормышта, Назга тулы һәр сәгетнең һәр...
Аңларсыңмы
Бу сөюнең кайнарлыгын, ялпкыннарын,
Кайтып- кайтып аңларсыңмы, тоярсыңмы?
Үз ялкының ялкынланган минутларда,
Минем хакта бер мизгелдә уйларсыңмы?
Бер сүзеңә җавабым шул:
Сулышыңа кушылырмын!
Хисләреңә хуш булырмын,
Сөюеңә иш булырмын.
Яратырмын гомерлеккә, шикләнмәссең,
Минем өчен син гомерлек сөю уты.
Нинди бәхет тоеп яшәү бу тормышта,
Назга тулы һәр сәгетнең һәр минутын
Көтәсең бит һәрбер көннән сөю назы,
Ул синеке һәм минеке кебек ,гүя?!
Ялварма да, елаама да, табынма да,
Мин бары тик сине генә, сине сөям!
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев