Вазыйх Фатыйхов: Алар булмаса яшәүләр Кояшсыз, Айсыз
Алар булмаса яшәүләр Кояшсыз,Айсыз
Серле бер табышмак сыман,
Хатын-кызның йөрәге.
Шуны чишәргә талпыну,
Һәр ир-атның теләге.
Үзе назлы, үзе язлы,
Хатын-кызның күңеле.
Шушы күңелдән җылыны,
Меңнәр ала түгелме!?
Үзе алтын, үзе ялкын,
Хатын-кызның куллары.
Шушы затлардан башлана,
Оҗмахның да юллары.
Үзе нурлы.кояш-айлы,
Хатын-кызның карашы.
Ялгана да китә шуннан,
Уртак сөю арасы.
Үзе татлы,үзе баллы,
Хатын-кызның бер сүзе.
Күпләр күрмәгәнне күрә,
Аның бик сизгер күзе.
Үзе учак,үзе оҗмах,
Хатын-кызның кочагы.
Иреннәре хәтерләтә,
Җиләкнең пешкән чагын.
Үзе хисле,үзе көчле,
Хатын-кызның сер җаны.
Мондый булып туа ала,
Хатын-кыз гына бары.
Гашыйк булмый мөмкинме соң,
Аларның күзләренә.
Ышанмыйча мөмкинме соң,
Шикәр- бал сүзләренә.
Чәе тәмсез, яшәү мәнсез.
Булыр иде тормышта.
Үз Тахиры,үз Зөһрәсе,
Кирәк һәрбер язмышка.
Рәхмәтебез сиңа Тәңрем,
Ярый әле алар бар.
"Аларсыз- яшәү юк!" дигән,
Язылмаган карар бар.
Ярый әле алар бар!
Вазыйх Фатыйхов.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев