Вазыйх Фатыйхоа каләменнән : "Башым иям сөю алдында"
Башым иям сөю алдында
Җанда нинди халәт ,аңлый алмыйм,
Бөтерелә җаным давылдай.
Ниләр булды миңа, көтмәгәндә,
Нигә тынычлана алмыйм мин болай.
Күптәннән юк, болай дулкынланган,
Күптәннән юк болай борчылган.
Әллә ниләр булды көтмәгәндә,
Нидер эзлим керфек очымнан.
Беләм ярамауын хисләнергә,
Ялгышуым, әллә язмышым.
Җаным аша көткән бер хыялның,
Телим мин дә чынга ашуын.
Үзем аңлыйм, үзем ярсыйм бүген,
Әйтерсең лә бар да йөгәнсез.
Бу халәтем сездә булса әгәр-
Утка, суга шашып керәсез.
Нинди халәт җанда һәм йөрәктә,
Күптән кичергәнем юк иде.
Сөю янда гына йөрде тыпырчынып,
Әллә бар иде ул, әллә юк иде?
Кирәк җанга,кирәк вакытында,
Йөрәк утын басар бер дәва.
Әгәр синең хисең йөгән өзгән икән,
Табып кара аңа бер чара?
Бәргәләнәм, хисем тыя алмыйм,
Ни булды соң, башым әйләнгән.
Сорау арты сорау , җавап эзлим үзем,
Нинди хискә җаным бәйләнгән.
Адәм җаны көтә , гомер илә,
Кайнар учак, кайнар сөюне.
Көткән икән миннән бер мәхәббәт-
Алларында башым июне,
Башым иеп аңа килүне!?
Вазыйх Фатыйхов.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев