Уйланулар...(Мисыр-Петербург)
Тормыш бит ул - мизгел генә,
Гел истә тотсын кеше!
Нинди көчле күренсә дә,
Тузан бөртеге төсле!
Әле генә бәхетле ул -
Елмая, уйный, көлә...
Бер минуттан ни булырын
Бер Ходай гына белә!
Сәяхәткә чыккан була
Иң газизләрен алып.
Белми ләкин югаласын
Күкләрдә ялгыз калып...
Белми: кайда көтә аны
Һәлакәт дигән афәт.
Белми: ничек үләсен дә
Байлык эчендә яшәп...
Бер мизгел җитә гомергә
Селтәнергә язмышың.
Киткәннәр китә калдырып
Якыннарга - сагышын.
Корыч кошлар һаман саен
Гомерләрне кискәли...
Сабыйларның үлемнәре -
Иң йөрәкне кискәне!
Кайтмас башка өйләренә
Йөзләгәннәр, юк, бүтән.
Ишетелә кыр казы күк
Тавышлары тик күктән.
Кайтавазлар, кайтавазлар
Күкләрдә калганнарның,
Ниләр генә төзәтер соң
Көткәннәр яраларын?!
Фотоларда торып кала
Күпме кеше тын гына.
Бүген мин дә башым иям
Киткәннәрнең моңына.
("Мисыр-Петербург. Уйланулар..." Г.Айзат)
Фото: http://pobeda26.ru/assets/gallery/7/345985384773345356---897-990-0.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев