Сүз ярасы
Сынган сөяк төзәлә бер вакыт,
Тән ярасы да төзәлә.
Теш кысып була да сызлануга,
Авыртуга кеше түзәлә.
Сүз ярасы күпкә тирәнрәк,
Сүз ярасы ята йөрәктә.
Еллар буе утлы күмер булып,
Кисәү булып пыскый күкрәктә.
Аз сүзлерәк булыр иде кеше,
Телнең көчен белсә әгәр дә.
Кешеләрне кеше иткән дә...
Сүз ярасы
Сынган сөяк төзәлә бер вакыт,
Тән ярасы да төзәлә.
Теш кысып була да сызлануга,
Авыртуга кеше түзәлә.
Сүз ярасы күпкә тирәнрәк,
Сүз ярасы ята йөрәктә.
Еллар буе утлы күмер булып,
Кисәү булып пыскый күкрәктә.
Аз сүзлерәк булыр иде кеше,
Телнең көчен белсә әгәр дә.
Кешеләрне кеше иткән дә тел,
Тел ул -ике яклы хәнҗәр дә.
Сәүдәхан Гыйлемханов.
мәчет карты
Онытма
Зәңгәр матур күзләреңдә,
Күрәмен мин үземне.
Алсу йөзләреңә карап,
Туя алмыйм үзеңне.
Балам сине сөюмне,
Аңлата алмыйм сүз белән.
Үзәкләрем өзелеп сөям,
Күз тимәсен бергенәм.
Йөрәгемнең җимеше дип,
Сөямен бит мин сине.
Алла биргәнем дип йөртәм,
Яратам шул үзеңне.
Гөлсинә Хәсәнова.
Балык Бистәсе.
Нет комментариев