Шигърият
Укучыбыз иҗаты
Уракчыда
үтә гомерем
Туган җирдәй якын миңа,
Торган җирем Уракчы.
Биредә гомер итүгә,
Үкенмим мин бер тамчы.
Кая барсам
сагынып кайтам,
Уракчылы елларым.
Җир- җиләкле,
мәтрүшкәле,
Ямьле Кама буйларын.
Сокланам мин табигатькә:
Кырларга, сулыкларга.
Нинди генә чәчәкләр юк,
Шул иркен болыннарда.
Урманында каен җиләк,
Өлгерә кура җиләк.
Барсаң, һичшиксез,
кайтмассың,...
Уракчыда
үтә гомерем
Туган җирдәй якын миңа,
Торган җирем Уракчы.
Биредә гомер итүгә,
Үкенмим мин бер тамчы.
Кая барсам
сагынып кайтам,
Уракчылы елларым.
Җир- җиләкле,
мәтрүшкәле,
Ямьле Кама буйларын.
Сокланам мин табигатькә:
Кырларга, сулыкларга.
Нинди генә чәчәкләр юк,
Шул иркен болыннарда.
Урманында каен җиләк,
Өлгерә кура җиләк.
Барсаң, һичшиксез,
кайтмассың,
Тутырмыйча бер чиләк.
Халык йөри гөмбәсенә,
Кайта кәрзин тутырып.
Илһам килсә күңелемә,
Шигырь язам утырып.
Туган җирдәй якын миңа,
Торган җирем Уракчы.
Биредә гомер итүгә,
Үкенмимен бер тамчы.
Ялгыз ана
сагышы
(улыма)
Кайтма, балам,
әгәр кайталмасаң,
Кайтма, кайтма,
кирәк тапмасаң.
Кайтма, балам,
әгәр күзләреңне,
Шәфкатьсезлек
җиле капласа.
Кайтма, балам,
әгәр теләмәсәң,
Шалтыратма,
кирәк тапмасаң.
Төшәр, бәлки,
төшәр исләреңә,
Бераз гына
намус сакласаң.
Беләм, балам,
бер син генә түгел,
Онытучы газиз әнкәсен.
Әнкәсенең
хәлен белмәгән ир,
Ата кеше мин дип әйтмәсен.
Урамнарга чыгам,
һәр көн,
Күңел көтә,
өзми өметем.
Хәсрәтем дә бала,
шатлыгым да,
Бала диеп гомер итүем.
Син кайтмадың,
балам, кайталмадың,
Йолдызларсыз,
айсыз бу төнем.
Иң беренче тапкыр
гомеремдә,
Үткән гомерем өчен үкендем.
Ай, үкендем,
балам, үкендем!
Мәликә Касыймова.
Уракчы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев