Тукай минем күңелемдә...
Тукай минем күңелемдә "Туган тел"е белән. Кырлай урманында Шүрәлесен Төшләремдә күрәм. Таң атканда, Су анасы гүя, Суга чумып уйный. Акбаеның башларыннан әнә Сабый бала сыйпый. Балаларга нәни Апуш булса, Өлкәннәргә олы Тукай ул. Безнең күңелләргә әкиятләр аша Ак күбәләк булып кунган ул. Халкым диеп яным яшәгәнсең, Аңа гына хезмәт иткәнсең,...
Тукай минем күңелемдә
- "Туган тел"е белән.
- Кырлай урманында Шүрәлесен
- Төшләремдә күрәм.
- Таң атканда, Су анасы гүя,
- Суга чумып уйный.
- Акбаеның башларыннан әнә
- Сабый бала сыйпый.
- Балаларга нәни Апуш булса,
- Өлкәннәргә олы Тукай ул.
- Безнең күңелләргә әкиятләр аша
- Ак күбәләк булып кунган ул.
- Халкым диеп яным яшәгәнсең,
- Аңа гына хезмәт иткәнсең,
- Кыска гына шушы гомереңне
- Яшеннәрдәй яшьнәп үткәнсең.
- Туган телем, динем, илем диеп,
- Күпме авырлыклар күргәнсең.
- Җиргә кояш нурын сипкән чакта
- Күңелләрдән мәңге китмәссең.
- Регина Минневәлиева,
- Балык Бистәсе 1 нче гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы.
- Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев