Көз көне яктылык та, җылылык та шактый ук кими. Шуңа күрә яфракларның яшеллеге сары, кызгылт-сары, күгелҗем төсләргә алмашына. Табигатьтә бар да бик тиз үзгәрүчән шул. Бер ел фасылына ияләнеп кенә бетәсең, икенчесе тәрәзә кага.
Кайбер балалар көз җиткәнгә сөенәләр, ә кайберләре көенәләр. Җәй белән саубуллашу да җиңелләрдән түгел. Ә менә минем әтием көз җитү белән гөмбәгә йөри башлый. Ул каен, майлы һәм кара гөмбә җыя. Быел бит гөмбә дә аеруча күп булды. Чөнки яңгырлар һәр көнне диярлек яуды.
Минемчә, көз- ел фасыллары арасында иң матуры. Бигрәк тә минем туган як көзе.
Нет комментариев