Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Шигърият

Әтилеләр бездән көнләште

( ҖИРСУ БУЛДЫ, ӘММА ЛӘКИН...)

Без әтисез үстек, әмма ләкин

Әтилеләр бездән көнләште.

Елар чакта без елмая белдек,

Күрсәтмәдек һичбер күз яше.

Ирләр булдык туа-туышка ук,

Бала күңеле калдык гомергә.

Сокландырдык кылган гамәлләрдә,

Буйсынмадык хилаф әмергә.

Татыганда язмыш камчыларын

Без ныгыдык кына, көчләндек.

Ташлар атылганда аш суздык без,

Тик җебегән булып үсмәдек.

Без әтисез үстек, әмма ләкин

Үпкә белдермәдек язмышка.

Җирсу булды, сулкылдавы сабак-

Чын әтиләр булдык тормышта.

Ялгыш кабатланмас инде ялгыш та!

Вазыйх Фатыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев