Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Тату яшәсен гаилә

Өйдә килен - аҗдаһа,

Кайнана - кара елан!

Иң кыены - ир затына

Эләгә инде, балам!

Бер якта сайлаган ярың

Икенче якта - әни.

Бүленеп булмый икегә

Чарасыз гүя бәби.

Гүзәл затлар орышса -

Сүзләр оча чамасыз.

Чукракка яхшыдыр диеп

Утырасың чарасыз.

Кияү белән бабайның

Сүзләнгәне бик сирәк.

Ирләр чамасын китереп

Дуслаша белә тизрәк.

Ә хатын - кыз талашса -

Алар гомерлек дошман.

Эчләрендә ята нәфрәт

Ялтыраса да тыштан.

Гаиләләрдә ни җитмидер,

Нәрсә һаман бүләләр?

Ач - ялангач заман килсә

Белмим инде нишләрләр?..

Элек сугыш елларында

Яшәдек бердәм - тату.

Көн - төн тылдагы хезмәттә

Кая ызгышып яту!

Кайнанам белән бергәләп

Аңа - ул, миңа - ирне,

Зарыгып көттек сугыштан

Талып күз,сөртеп яшьне.

Һәлак булган хәбәренә

Ышанмадык - юк ялгыш!

Әни гүргә китте калдырып

Балалар белән ялгыз...

Әфәтләр килмәсен Илгә,

Тату яшәсен гаилә!

Үч, нәфрәт, ачу саклаулар

Юкка чыксын бер мәлдә...

08.02.15.

Роберт Шаймарданов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев