Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Табигатькә яз килә

Табигатькә яз килә Кырлар йокыдан уянды, Гөлләр ачты күзләрен, Егет кәләшлеккә сайлый Кызларның иң гүзәлен. Табигатьнең матур чагы, Сулап туймас һавасы, Серләре ачылып тора Яңасыннан яңасы. Су буенда яшь егетләр Кызлар күзләп йөриләр, Ә кызлары күз кыскалап Тыпыр-тыпыр бииләр. Имеш, егетләр ни почем, - Чыктык, - диләр, - уенга, Ә...

Табигатькә яз килә

Кырлар йокыдан уянды,

Гөлләр ачты күзләрен,

Егет кәләшлеккә сайлый

Кызларның иң гүзәлен.

Табигатьнең матур чагы,

Сулап туймас һавасы,

Серләре ачылып тора

Яңасыннан яңасы.

Су буенда яшь егетләр

Кызлар күзләп йөриләр,

Ә кызлары күз кыскалап

Тыпыр-тыпыр бииләр.

Имеш, егетләр ни почем,

- Чыктык, - диләр, - уенга,

Ә үзләре әзер керергә

Егетләрнең куенына.

Могҗизаның-могҗизасы,

Бу табигать дигәнең,

Яз килә, әнә күрегез,

Киеп чуар күлмәген.

Кояш җылыларын алып

Бу җиһанга яз килә,

Кыр казлары әзерләнә

Кайтырга туган җиргә.

Миннур Сафиуллин.

Фото:new.stihi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев