Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Соңгы солдат

«Соңгы солдат җирләнмичә сугыш тәмамланган дип саналмый». (А.В.Суворов)

Гасыр белән гасыр очраша,
Йөз елга бер генә булса да.
Үткәннәрне әйдә барлыйбыз,
Күргәннәрне салып уртага.
Чал тарихның hәрбер мизгелендә
Безнең гомерләрнең эзләре.
Кылган гамәлләргә ай шаhит,
Ә йолдызлар аның күзләре.
Берни яшереп булмый алардан,
Барысы да тора көзгедә.
Андый чакта берүк илаhи,
Сабырлыклар бирче син безгә.
Берне алып меңне югалттык,
Дәрья суы булды тубыктан.
Белә торып язгы боз хәлен,
Якалаштык кайчак hич юктан.
Ыңгыраша hаман Җир-ана,
Чал тарихта еллар авазы.
Утлы өермәләр хәтерләрдә,
Тетрәндерә сугыш газабы.
Гәүдәсе бит hаман күмелмәгән,
Шәhит киткән соңгы солдатның.
Кара әле, иптәш, тирә ягыңа:
Кайсыгызга, димен, ул якын?
Таба калсаң, шуны бел син:
Тизрәк кирәк аны җирләргә.
Яңа афәт килә күрмәсен,
Тыныч яшәп торган илләргә.
Миңнур Сафиуллин.
Балыклы Чүкәй авылы.
фотоmkrf.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев