Соң аңладым
Шигърият

Соң аңладым

Учларыма салдым кайнар комны-

Бөртек саен сөю хисләрем.

Җиргә сиптең тизрәк аларны син...

Ярам әрни, инде нишләрмен?

Учларыңа салдым канатымны-

Фәрештәләр бүләк иткәнне.

Кышка кергәч кенә аңлап алдым

Канатларсыз җәем үткәнне.

Дания Нәгыймуллина.


Нет комментариев