Синсез
Синсез көннәр көнмени ул,
Синсез төннәр төнмени?
Синнән башка, бәгырькәем,
Мин инде ул минмени?
Синсез көзләр көзмени ул,
Синсез җәйләр җәймени?
Синнән башка ялгыз эчкән,
Чәйләр инде чәймени?
Синсез йокы йокымени,
Синсез иртә иртәме?
Син булганда, язмыш куйган
Киртә миңа киртәме?
Синсез яшәү яшәүмени,
Синсез гомер гомерме?
Тигез булып үтсәк иде,
Ходай биргән гомерне.
Гүзәл Хәбибуллина.
Фото: http://hdwallpapers.cat/wallpaper_2560x1440/179483.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев