Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Син яраткан җырны җырлый җырчы,ләкин аны тыңлар өчен үзең юк.........

Син яраткан җырны җырлый җырчы, Иңнәремә төшә авыр йөк. Күңелеңә җылы хисләр биргән , Җырны тыңлар өчен үзең юк. Син яраткан җырны җырлый җырчы, Әй,моңлы да аның тавышы. Җырдагыдай җиңел түгел икән, Бу катлаулы тормыш агышы. Син яраткан җырны җырлый җырчы, Җырлый, ләкин аны сонарып. Күңелемә авыр тоелса да, Шул...

Син яраткан җырны җырлый җырчы,

Иңнәремә төшә авыр йөк.

Күңелеңә җылы хисләр биргән ,

Җырны тыңлар өчен үзең юк.

Син яраткан җырны җырлый җырчы,

Әй,моңлы да аның тавышы.

Җырдагыдай җиңел түгел икән,

Бу катлаулы тормыш агышы.

Син яраткан җырны җырлый җырчы,

Җырлый, ләкин аны сонарып.

Күңелемә авыр тоелса да,

Шул җыр белән яшим юанып.

Автор Гөлчәчәк Газизова.

фотоGalkovskopedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев