Язмыш безгә сөю буләк итте,
Пар аккошлар кебек табыштык.
Бер берләрен таба яратканнар,
Без бит менә шулай кавыштык.
Син минеке, мин синеке булып,
Сөю күген инлиек бергәләп.
Уртак теләкләрдэ гомер итиек,
Тормышыбыз булсын түгәрәк.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Сине бәхетләрдә яшәтсәм.
Буләк итсәм сина назлар гына,
Сөюемдә сине яшәртсәм.
Ихлас яратуның барлыгына,
Инде бүген йөрәк ышанган.
Мин бит сине шундый яратамын,
Мин бит сина шундый ышанам.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото: http://www.1zoom.ru/Разное/обои/323640/z372.8/
Нет комментариев