Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Син миңа кирәк, бик кирәк, аңлыйдыр бары йөрәк

Әгәр югалтсам сине кинәттән,

Яраткан хәлем- шушы сүрәттән?

Нишләргә кирәк,түзәрме йөрәк-

Димәк, син миңа, шулкадәр кирәк!

Әгәр чынлап та, төшем өн булса,

Китәмен диеп килеп сыенсаң?

Җаным аңламас, аңламас сине,

Югалтыр мәңге, олы сөюне.

Кабатланмастыр, юк кабатланмас,

Ә йөрәк инде, башкага бармас.

Калырмын бары, калырмын синдә,

Һич кабатланмас олы сөюдә.

Янармын утта, агармын суда,

Табармын дәва, йөрәк ярсуга.

Икебез дә без сөю утыннан-

Күкләрдән күптән никах укылган.

Әгәр аз гына югалтсам сине,

Шулкадәр менә, сагынам инде.

Син бәхетемдер- Ходайдан бүләк ,

Син миңа җаным, кирәк , бик кирәк!

Вазыйх Фатыйхов.

http://ladyo.ru/seks/225-vzaimoponimanie-v-seme.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев