Син мәхәббәт ярасы
Көнемне, төнемне урладың,
Урадың бик татлы хисеңә.
Уемда, җанымда син генә,
Исемнән чыкмыйсың һич кенә.
Хәзер инде күзләремә,
Күренми ак-карасы.
Дәва итеп яратсам да,
Син мәхәббәт ярасы.
Күземә тамганда күзләрең,
Яндыра, көйдерә карашың.
Сизмичә, тоймыйча узганмын,
Җанымның чикләүле арасын.
Син миңа Ходайдан зур бүләк,
Соң димим, үкенмим һич кенә.
Яныңда назланган сәгатем,
Әйтерсең бик матур төш кенә
Хәзер инде күзләремә,
Күренми ак-карасы.
Дәва итеп яратсам да,
Син мәхәббәт ярасы.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото: http://suptg.thisisnotatrueending.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев