Кайтып булса кабат яшьлеккә.
Матур тугайлары өчен генә,
Кайтып килер идем Әшнәккә.
Авыл уртасында асылмалы күпер,
Күпереннән чыгып уйнарсың.
Матур елга ярларында йөреп,
Кабат яшьлегеңне уйларсың.
Шаулап аккан матур елга кебек,
Шаулап узган күпләр гомере.
Яшь парларны һаман очраштыра ул,
Асылмалы авыл күпере.
Ике бөек тауның арасыннан
Изге чишмә ага челтерәп.
"Чүннек кырларында" җиләк җыю
Җәй көнендә үзе бер рәхәт.
Минем өчен шундый якын авыл,
Кешеләре якын күңелгә.
Һәрчак көлеп, балкып торса иде,
Бәхет йолдызы Әшнәк күгендә.
Нәзирә Гыйззәтуллина,
Казан шәһәре.
Фото: http://www.myslim.ru/photo/ostrov/rimma1.jpg
Нет комментариев