Шигырьләремдә чагыла
Шигърият

Шигырьләремдә чагыла

Шигырьләремдә чагыла

Хисләрем, тойгыларым.
Кулыма алган саен
Сыза каләм уйларым.
Шигырь язган минутларым,
Җиңел кебек тоела.
Күңел тезгән сәйләннәрдән
Гүя, мәрҗән җыела.
Мизгелләрнең матурлыгын
Шул вакытта тоямын.
Шигырьләремдә чагыла
Хисләрем, тойгыларым.
Гөлия Шәмсивәлиева.
Югары Тегермәнлек
мәктәбе укучысы.
Фото: http://tasachena.org/wp-content/uploads/2015/08/.jpg

Нет комментариев