Шалтыратмыйм - сизмәсеннәр
Шигърият

Шалтыратмыйм - сизмәсеннәр

Шалтыратмыйм - сизмәсеннәр

Бары тик сүзләр язам.

Күпмегә сузылыр икән

Тыелган татлы хатам?..

Шушы юлларны бит күпләр

Үз итә - газиз саный.

Чөнки, күпме гаиләләрдә

Саф хисләр ягы аксый.

Сәбәбе күп - ирләр эчә,

Наз бирергә хәле юк.

Игътибарсызлы тормыштан

Ул гарык - байтактан тук...

Байлык ярата - типтерә

Гади ирнең " бәбкәсе ".

Усал, хәйләкәр булырга

Өйрәтмәде әнкәсе...

Кайсы яктан карасаң да

Хыянәт итү - яман!

Төзәтә алмас ялгышта

Яши бирәбез һаман...

Роберт Шаймарданов.

08.09.15


Нет комментариев