Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов:сезгә атап яздым бу юлларны

Сезгә атап

Күктә йолдызлар, җирдә сез кызлар,

Җылы, якты нур агыла сездән.

Гомергә ир-ат сабый баладай,

Серле наз көтә кояшлы йөздән.

Гел булыр язлар, булганда кызлар,

Ел әйләнәсе дөнья түгәрәк.

Бит сездән башка, мәхәббәт ятим,

Сез бит безләргә Ходайдан бүләк.

Җырлар җырланмас, шигырьләр тумас,

Күңел иң әвәл сезгә тартыла.

Йөрәк буш булыр, бөтенләй сулыр,

Сезләрдән башка янмас ялкында.

Саф сулы чишмә-ул сезнең хисләр,

Сөю турында иң татлы сүзләр,

Телсез каласың тәмле караштан,

Кавышкан чакта күзләргә -күзләр.

Нинди серлелек сезнең җаннарда,

Әни сүзеннән тора язмышлар.

Янәшәбездә сез булган чакта,

Бик матур булыр безнең тормышлар.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев