Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Саклыйк урманнар гомерен

Урман ул - табигать иле, Килми аннан һич тә кайтасы, Килә саф һавасын сулыйсы, Яшел аланында ятасы.

 Сандугачлар сайрый, моң яудыра

Урман шулай ямьләнә,

Аланында кызарып пешкән җиләк

Торган саен тәмләнә.

Ә урманның тәмле җимешләре

Эреп китә авызда,

Җый син аны төрлесеннән

Теләгеңне кабыз да.

Кайтасы килми урманнан

Килми аяк атлыйсым.

Шушы табигать иленнән,

Ничек чыгып китәсең.

Саклыйк дуслар,

урман байлыкларын

Урман бит ул безгә бик кирәк,

Ләкин ни кызганыч моны белүче

Кешеләр дә хәзер бик сирәк.

Без тиеш һәммә кешегә дә

Аңлатырга урман кадерен,

Мөмкин түгел яшәү урманнарсыз,

Саклыйк урманнарның гомерен!

   Таңсылу Фәсхиева ,

 6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса