Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Сагыну хаты

Исәнме, кояшлы, матур, ямьле җәй! Сиңа кайнар сәламнәр юллап, мин-бишенче сыйныф укучысы Илназ хат язам.

Син китәргә дә өлгермәдең, мин сине инде сагына да башладым. Син булганда, безгә бик рәхәт булды, чөнки каникуллар иде. Без елга-күлләрдә туйганчы су коендык, йөздек, чумдык, су ердык. Шатлыгым зур: мин бит әле йөзәргә өйрәндем.
Синең ямь-яшел, иксез-чиксез болыннарыңда йөгерә-йөгерә туп типтек. Теннис-бадминтон уйнадык. Минем бу спорт төрләреннән район күләм ярышларда катнашып,төрле медальләр дә алганым булды. Быел син бик юмарт булдың, җиләк-җимешләрне бик күп алып килдең. Туйганчы сыйландык, кирәгенчә җыйдык. Бакчаларда яшелчәләр дә мул уңышлар белән шатландырды. Беләм, җәй, хәлләрең шәптән түгел, өч ай вакыт озак кебек булса да, саубуллашу вакыты килеп җиткәнен сизми дә калганбыз. Шулай инде һәр фасылның үз чираты, үз матурлыгы. Көз безгә яңа уку елы алып килә. Без кабат мәктәпләргә кайтабыз. Үткән уку елында мин гел бишлегә генә укыган идем, быел да шундый уңышлар белән сине шатландырырмын дип өметләнәм. Ярый, хатымны тәмамлыйм, тагын килүеңне бик сагынып көтеп калам. Исәнлектә очрашканга кадәр.
Илназ Зәйнуллин,
5 нче сыйныф укучысы.
Фото rigma.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев