Рушания Гыйләҗева: "Җыр кимеде җирдə Хəйдəр киткəч"
Балачактан ходай тарафыннан
Бирелгән тавышка моң күчкәч...
Иртә киттең, моңга күмеп җирне,
Җыр кимеде,җирдә син киткәч.
Сихри тавыш җирне сарып алды,
Кошлар да кушылды үз иткәч.
Үзең киттең ,җыр түгелде җиргә,
Җыр кимеде җирдә, син киткәч.
Кошлар кайта,синең җырың җырлап,
Җырлап китә, алтын көз җиткәч.
Кайткан кошлар синең җырны эзли...
Җыр кимеде, җирдә, син киткәч.
Киң сулыштан тибрәлгән җыр,моң
Халык күңелендә hич бетмәс.
Ятим табигать үксепяшен түгә:
Җыр кимүдән җирдә, син киткәч.
Рушания Гыйләҗева.
Фотосы: m.kino-teatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев