Рушания Гыйләҗева: "Тукайга кайту"
Шигърият

Рушания Гыйләҗева: "Тукайга кайту"

Кырлай якларына язлар килсә

Күңелдә боз эреп кузгала.

Тамчылары чыңлый, тыңлыйм дисәң

Тукай гомер иткән ызбада.

Буламы соң җиһан гүзәлләгән

Тукайлы язлардан ямьлерәк?

Моңлы тамчылары сәйлән-сәйлән

Галәмдә­ иң җырлы шигърият.

Күз яшьләрен түккән яз иртәсе

Ятимдәй: Тукайны юксына.

Мәңге мирасын җуймас татарга

Тукайсыз яз һич(тә) юк сыман.

Рушания Гыйләҗева


Нет комментариев