Рәнҗетмәгез ялгызларны
Рәнҗетмәгез берүк ялгызларны Кузгатмагыз аның ярасын. Зәңгәр күктә парлап очкан чакта, Югалткан ул сыңар канатын. Сокланам мин көчле тол хатынга Еласа да ялгыз төннәрен, Горур атлап hаман алга бара, Үзе тарта тормыш арбасын. Рәнҗетмәгез берүк ялгызларны, Сыкратмагыз куңел ярасын. Бөркет кебек саклап яши бит ул, Ятим итми газиз баласын. Нахак...
Рәнҗетмәгез берүк ялгызларны
Кузгатмагыз аның ярасын.
Зәңгәр күктә парлап очкан чакта,
Югалткан ул сыңар канатын.
Сокланам мин көчле тол хатынга
Еласа да ялгыз төннәрен,
Горур атлап hаман алга бара,
Үзе тарта тормыш арбасын.
Рәнҗетмәгез берүк ялгызларны,
Сыкратмагыз куңел ярасын.
Бөркет кебек саклап яши бит ул,
Ятим итми газиз баласын.
Нахак сүзләр белән әрнетмәгез,
Елатмагыз кеше баласын.
Яратып та, көтеп яши hаман
Мәңгелеккә киткән юлдашын.
Рәнҗетмәгез зинhар ялгызларны,
Яңартмагыз йөрәк ярасын.
Сания ГАРИФУЛЛИНА (Ахметова). Башкортстан.
http://kazanutlary.ru/?p=29611фо
то интернет чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев