Парлы яшәүләргә ни җитә
Шигърият

Парлы яшәүләргә ни җитә

Парлап яшәүләргә ниләр җитә,

Куанычта, бәхет, шатлыкта?!
Гел яшьлектә калып булмый инде,
Вакытында кирәк картлык та.

Бүлешергә гаиләң, балаң булсын,
Күңелләргә тулган шатлыкны.
Һәммәбезгә Ходай насыйп итсен,
Куанычлы, тигез картлыкны.

Фәнис Мөхәммәтҗанов,

Яр Чаллы шәһәре.

Фото: http://mewomen.ru/images/2013/10/14/kak-nauchitsya-cenit-vremya1.jpg


яшәүләр

Нет комментариев