Нишләр идең?
Шигърият

Нишләр идең?

"Акча җитми, акча кирәк, - диләр ,-

Бай туган да юк бит ичмаса".

Нишләр идең, акчаң бик күп булып,

Саулыкларың әгәр булмаса?

" Банк басып, эх, байыйсы иде,

Сакчылары сакта тормаса".

Нишләр идең, зур байлыгың булып,

Күңел тынычлыгың булмаса?

" Ник табылмый икән бер бай кияү,

Килбәтсез дә түгел, лабаса?!"

Нишләр идең, зур муллыкта яшәп,

Бәхетләрең әгәр булмаса?

Нишләр идең, әгәр бер бай булып,

Басалмасаң җанның газабын?

Тынгысызлар, саусыз - гарип җаннар,

Бәхетсезләр әйтер җавабын.

Гүзәл Хәбибуллина,

Корноухово авылы.

Фото: http://utropesen.ru/uploads/images/tahir_i_zuhra_sevgi.jpg


байлык

Нет комментариев