Әниләр
Әни сүзе бигрәк кыска диләр... Озын аның эчке мәгънәсе. Әни кеше балалары өчен - Төп чыганак, яшәү чишмәсе. Һәр кичереш әни аша уза, Баласының уе, фикере. Язмышында кинәт кырау сукса, Әни безгә кояш шикелле. Әниләрнең күңел кичереше, Борчулары һәрчак сизелә. Балалары өчен гел сөенеп, Ата таңнар, еллар сүтелә. Әни сүзе...
Әни сүзе бигрәк кыска диләр...
Озын аның эчке мәгънәсе.
Әни кеше балалары өчен -
Төп чыганак, яшәү чишмәсе.
Һәр кичереш әни аша уза,
Баласының уе, фикере.
Язмышында кинәт кырау сукса,
Әни безгә кояш шикелле.
Әниләрнең күңел кичереше,
Борчулары һәрчак сизелә.
Балалары өчен гел сөенеп,
Ата таңнар, еллар сүтелә.
Әни сүзе бигрәк кыска диләр…
Озын аның эчке мәгънәсе.
Әни булам, диеп йөри меңнәр,
Тик чын әни, биштән икесе.
Әни данын горур йөрткәннәргә,
Мин сокланам, һәрчак сөенәм.
Алар кебек көн-төн эшләүчеләр,
Юктыр башка бу җир йөзендә.
Күпме рәхмәт әйтеп торсак та без,
Әниләргә һәрчак бурычлы.
Гомер дигәннәрен бүләк иткән өчен,
Зур хөрмәткә алар лаеклы.
Рилия Халикова.
Азнакай шәһәре.
фото: mc-uspex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев