Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Әнием!

Өстәлемдә хатың ята...

Саргайган инде..уңган:

"Бәгыремдә уйный буран,

Бу балама ни булган?

Унбиш көн бит киткәненә,

Бер хәбәр юк аңардан.

Иртә истә,кич уемда,

Хәтер юллары урау.

Әллә юлда ауды микән,

Балам утырган олау?

Әллә төштеме дошманның

Мәкерле тозагына?

Хәсрэт утында янамын,

Ә гомер уза гына...

" Башкаеңда ул вакытта

Булгандыр мең-мең сорау,

Күңелең белән барысын

Гел хәерлегә юрау.

Гомер юллары урау шул,

Хәтер юллары урау.

(Кая безгә ул чагында

Әни турында уйлау…)

Кат-кат укыйм ул хатыңны,

Егерме ел үтсә дә,

Вакыт авыр хәтирәне

Күңелеңнән сөртсә дә,

Кызчыгыңны ул чагында

Кичергәнсеңдер,беләм.

буген синең янга кабат

мин гафу сорап киләм…

Үземнен дә күңелемдә,

Уйнаклый, әнкәй, буран:

Ике сәгать киткәненә

Бер хәбәр юк баламнан...

Оныгыңа ни булган?!

Ландыш Габдрахманова.

Фото: http://www.sarmanda.ru/photo/pismo.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев