Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Миңнур Сафиуллин: тургай җыры

Мин гашыйкмын кече-кечкенәдән Туган якның басу-кырына. Монда безнең әти һәм бабайлар Иген иккән гомер буена. Шушы кырлар миңа куәт бирде, Һәм алардан илһам аламын. Алар өчен әгәр кирәк булса, Кая дисә шунда барамын. Тыңлаганнар, белмим, ни әйтерләр Яңа туган тәүге җырыма. Аны әлегә үзем генә беләм: Ул моңлы җыр тургай...

Мин гашыйкмын кече-кечкенәдән

Туган якның басу-кырына.

Монда безнең әти һәм бабайлар

Иген иккән гомер буена.

Шушы кырлар миңа куәт бирде,

Һәм алардан илһам аламын.

Алар өчен әгәр кирәк булса,

Кая дисә шунда барамын.

Тыңлаганнар, белмим, ни әйтерләр

Яңа туган тәүге җырыма.

Аны әлегә үзем генә беләм:

Ул моңлы җыр тургай турында.

Канатларын җилпеп очкан чакта

Иксез-чиксез зәңгәр күгендә.

Җир өстенә ләйсән яңгыр белән

Тургайларның җыры түгелә.

Уй-хисләрем шул җырыма сыйды,

Серле йомгак сыман ул үзе.

Белмим инде, әллә тылсымлады

Якын миңа аның һәр сүзе.

Юлың төшсә әгәр безнең якка

Чыкмый калма басу-кырларга.

Ишетәсеңме, дөнья, сине мактап

Зәңгәр күктә тургай моңлана.

Миңнур Сафиуллин,

Балык Бистәсе районы

Балыклы-Чүкәй авылы

Фотосы: mycolstamp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тургай җыры

2
X