Матур төш
Чиләк-көянтәсен иңгә салып,
Берәү килә чишмә юлыннан.
Нияте бар, ахры, чәй куярга,
Шул чишмәнең салкын суыннан.
Аяк атлаулары миңа таныш,
Ап-ак яулыгы да һаман шул.
Ахры, мине танып алды Әни,
Үзенә чакырып болгый миңа кул.
Йөгерә-йөгерә бардым яннарына,
Сузды миңа тулы чиләген.
"Миңа кылган догаларың өчен,
Булсын сиңа, балам, бүләгем".
Әйтәм аңа: "Ничек инде,Әни,
Чишмә суы бүләк булалсын?".
-Су түгел бу, балам, әниеңнең,
Сиңа дигән хәер-догасы.
Рәхмәт әйтеп газиз Әниемә,
Шул чиләкне алдым кулыма.
Йә, Ходаем, минем догаларым,
Ирешкән бит аның рухына.
Менә шундый матур төшләр күреп,
Буген иртән иртүк уяндым.
Кылган догаларым кабул булган,
Мең-мең рәхмәт Сиңа, Ходаем.
Фәнис Мөхәммәтҗанов.
Фото: http://www.wellnews.ru/uploads/posts/2012-12/1355714261.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев