Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Мактанчык кыз (балалар өчен)

Ләйләгә бүген бүләккә,

Алдылар киез итек.
Мактанасы килә аның,
Тик белми,ничек итеп?!

Әнисе чыгармый аны,
"Тик,өйдә утыр", - дия.
Ә Ләйләнең итек белән,
Бик мактанасы килә.


Кереп киткәч әнисе,
Күршесе Бануларга.
Итек киеп,Ләйлә китте,
Чишмә янына - тауга.


Ә таудагы бала-чага....
Чана,чаңгы шуалар.
Ләйләне күргәч,барсы да:
"Елак", - дигән булалар.


Елый инде,Марат,Зөфәр,
Чанасын тартып алгач.
Ә Булаты шул чананы,
Чишмә суына салгач.


Ләйлә шулчак итек белән,
Тотынды мактанырга.
Тегеләр итек тирәли,
Тотынды таптанырга.


"Итекләрнең чынлыгына,
Мин, - ди Булат, - шикләнәм.
Әйдә,Ләйлә,исбатла син,
Су ерып ал чишмәдә.


Шулчак Ләйлә күп уйланмый,
Ачу итеп Булатка.
Киез итекләре белән,
Кереп баса улакка.


Чишмә суы челтерәп ага,
Ә Ләйлә тора басып.
Ә егетләр урам ярып,
Көлә,эчләре катып.


Барын аңлаган Ләйлә дә,
Алгач борынын тартып,
Судан чыгып,елый - елый,
Китте өенә кайтып.


Үзе елый,үзе сөйли:
"Әни әрли күрмәсен!"
Ә егетләр берүк сүздә:
"Сабак булыр,башка болай,
Гел мактанып йөрмәссең!"

Гүзәл Хәбибуллина.

Фото: http://cheboksary.es/uploads03_2010/post-9087-1268654527.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев