Өләш җылы
Шигърият

Өләш җылы

Күзләремне моңсу диләр,

Аптырый шуңар күпләр.
Кояшлы гына көн булмый -
Салынып төшә күкләр.

Вакытында елармын да
Күңелгә бит чикләр юк.
Ә шатлыклы чакларымда
Күземдә яначак ут!

Иң мөһиме - карашыңнан
Җылылык бөркеп торсын!
Битараф булган йөзләрдән
Бик ерак йөрми упкын...

Роберт Шаймарданов.

Фото:http://blognews.am/rus/news/27655/elementarniyiy-test-dlya-viyyavleniy…


Нет комментариев