Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Көзге мәл

Офыкта утлар сүлпәнәйде,

Зәңгәр күкнең төшкән пәрдәсе,

Шәлперәеп калган урманнарда

Миләш, баланнары, сәрдәсе.

Яфрак арасына качкан гөмбә

Кабат көтеп язның килгәнен,

Моңланалар шәрә куаклар да,

Саесканнар, усал тилгәнең.

Кар төшмәгән, зәңгәр күк йөзендә

Куермаган әле болытлар,

Безнең якта көз хакимлек итә,

Килеп җитмәгәннәр суыклар.

Бакчаларда көзге җимеш булып

Өлгергәннәр, миләш, баланнар,

Ботакларда калган тәлгәшләре

Җем-җем итеп уттай яналар.

Юмарт та соң бу табигать,

Өеп бирә көзге байлыкны,

Сак булырга кирәк, кичермәс,

Әгәр сизсә күңел сайлыкны.

Төркем-төркем булып казлар оча,

Саубуллашып туган җир белән,

Күрәсезме, сары күлмәк киеп

Бәхет төяп тәүге көз килгән.

Миннур Сафиуллин,

Балык Бистәсе районы

Балыклы Чүкәй авылы.

Фото: http://www.wallpapersat.com/wallpapers/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көз яфрак миләш,