Көз башы
Җәй ашыгып көзгә кереп килә,
Күңел моңга тулган.
Аллы-гөлле яме сүнгән җирнең,
Чәчәк, гөлләр сулган.
Бушап калган кырлар, сары сарган,
Кошлар җыры тынган.
Җәй уйнаган моңлы сазның гуя -
Чыңы арып сынган.
Урман өсте кызыл, сары, яшел,
Чуар келәм сыман.
Иртә таңда күл өсләре серле -
Тоташ каймак-томан.
Үз итәлми соры төсне болыт,
Үксеп-үксеп елый.
Ел фасылы кошлар китәр юлга,
Алсу яулык болгый.
Гөлфия Исхакова - Валиева,
Воткинск, Удмуртия.
Фото: http://vsevgallery.com/img/bPIC/200812/200812175265.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев