Кыштыр-кыштыр әкрен әнкәй йөри...
Шигърият

Кыштыр-кыштыр әкрен әнкәй йөри...

Кыштыр-кыштыр әкрен генә Әнкәй йөри кече якта... Бәхетеннән иркәләнеп Олы якта кызы ята. Тере итә йорт-нигезне Әнкәңнең шул кыштырдавы. "Арыгандыр балакаем..." Сине уйлап пышылдавы... Әнкәйләрдән генә тора Җылылыгы нигезләрнең. Бәяләре җиһан хәтле Әнкәйле бу мизгелләрнең. Кыштыр-кыштыр әкрен генә Әнкәй йөри кече якта... Бәхетеннән изри-изри, Олы якта кызы ята. http://www.atnya-rt.ru фото...

Кыштыр-кыштыр әкрен генә
Әнкәй йөри кече якта...
Бәхетеннән иркәләнеп
Олы якта кызы ята.

Тере итә йорт-нигезне
Әнкәңнең шул кыштырдавы.
"Арыгандыр балакаем..."
Сине уйлап пышылдавы...

Әнкәйләрдән генә тора
Җылылыгы нигезләрнең.
Бәяләре җиһан хәтле
Әнкәйле бу мизгелләрнең.

Кыштыр-кыштыр әкрен генә
Әнкәй йөри кече якта...
Бәхетеннән изри-изри,
Олы якта кызы ята.

http://www.atnya-rt.ru

фото сайттан.


Нет комментариев