Көтү чигендә сөю (шигьри тәлгәш)
Бәргәләнде сөю көтә- көтә,
Чәбәләнде хисләр йомгагы.
Тоташ ялкыннарга төште җаным,
Эзли-эзли уртак юлларны.
Сабыр канатлары сынганда да,
Наз карашың тойдым карашта.
Ничек инде, хыянәткә барыйм,
Чамаларны узып ярат та?!
Вакытларны сәгать санаганда,
Сәгатьләрне җаным санады.
Сөю мине мең кат дәвалады,
Сөю мине мең кат сынады.
Араларга татлы сусау салып,
Көннәр сеңде, көн дә эңгергә.
Хисләр генә йөрде синең белән,
Йөрәк кенә калды гел бергә!
Көтүләрнең чиге була, диләр,
Килде бер көн, килде безгә дә.
Күкләр иңләп бер кайтаваз килде:
-Сиңа бүләк-сөю, түзгәнгә!
Вазыйх Фатыйхов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев