Кояш күрде сине, ә мин алданрак өлгердем шул
Тоясыңдыр , бар да кинәт булды,
Үзгәрдем шул, кинәт үзгәрдем.
Күрми калдым, гүя, йөзеңне дә,
Эзли китте сине күзләрем.
Кояш күрде , Ай урлады сине,
Карашымда серле югалдың.
Белә торып киртәләрнең барын,
Сине эзләп китте хыялым.
Уйларымда эзләп барам сине,
Очрашырмы юллар, белмимен.
Син урадың сөю назларыңа,
Инде башкаларны күрмим мин.
Тойсаң иде язлы карашымны,
Сиңа булган җылы хисемне.
Үзем түзәм, бары йөрәк кенә,
Кабатлый шул синең исемне.
Кояш күрде , Ай урлады сине,
Карашымда серле югалдың.
Белә торып киртәләрнең барын,
Сине эзләп китте хыялым.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев