Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Корьәненне ал син кулына

Тормыш йомгагыңны сүткән чакта,
Авырлыклар чыкса юлыңа.
Сабырлыклар сорап Ходаемнан,
Корьәнеңне ал син кулыңа.

Бу катлаулы фани дөньяларда,
Әйләнмәскә шайтан колына.
Чистарынып, бисмилланны әйтеп,
Корьәнеңне ал син кулыңа.

Җаныбызны һәм дә тәнебезне,
Харам ит, дип тәмугъ утына.
Ялварыплар сора Ходаеңнан,
Корьәнеңне алып кулыңа.

Фәнис Мөхәммәтҗанов,

Яр Чаллы шәһәре.

Фото: http://islam-today.ru/files/news/part_5/55494/142850-INNERRESIZED600-600-1.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев