Коела инде яфраклар
Шигърият

Коела инде яфраклар

Кулларымда көзнең яфраклары,

Бераз моңсу, бераз сагышлы.

Басып торам көзге уйга чумып,

Уйлый-уйлый гомер-агышны.

Кабатлана көзләр, нидер китек,

Көзге хисләр тарый җанымны.

Битләремнән сыйпап яфрак куна,

Бу җәйләрнең ашкан җанымы?!

Тагын бер ел артта калды әнә,

Алып очты гомер чаптары.

Алтын итеп тоям яфракларны-

Бар күңелнең серле чаклары?

Вазыйх Фатыйхов.


көз

Нет комментариев