Коела инде яфраклар…
Шигърият

Коела инде яфраклар…

Кулларымда көзнен яфраклары,

Бераз моңсу, бераз ямансу.

Басып торам көзге уйга чумып,

Уйлый- уйлый гомер агышын.

Кабатлана көзләр, нидер китек,

Көзге хисләр тарый җанымны.

Битләремннән сыйпап яфрак куна-

Бу җәйләрнен ашкан җанымы?

Тагын бер ел артта калды, әнә,

Алып очты гомер чаптары.

Алтын итеп төям яфракларны,

Бар күңелнен серле чаклары?!

Кулларымда- көзнен алтыннары,

Күңел таҗы үрәм алардан.

Өзелгән күк булды бер буыным-

Җил урлады берсен арадан…

Вазыйх Фатыйхов.


көз

Нет комментариев