Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Кирәк түгел минем өчен алай,күз яшьләрен юкка түкмәгез

Кайберәүләр ,бәлкем ,әле мине. Орышырлар,сүгер,әрләрләр. Кайберәүләр бөдрә чәчләремнән, Сыйпап алып,бәлкем,җәлләрләр. Кайберәүләр ,бәлкем ,кызганыр да, Кайберәүләр , бәлки,сөенер. Язмышымны аңлый алучылар, Минем өчен,бәлки,көенер. Кызманмагыз мине мескен диеп, Җүләр диеп мине сүкмәгез. Кирәк түгел минем өчен алай, Күз яшьләрен алай түкмәгез. Яшәсәгез әгәр инде мине, Кайтыр диеп ,күңел юатып, Җырым кала сезгә...

Кайберәүләр ,бәлкем ,әле мине.

Орышырлар,сүгер,әрләрләр.

Кайберәүләр бөдрә чәчләремнән,

Сыйпап алып,бәлкем,җәлләрләр.

Кайберәүләр ,бәлкем ,кызганыр да,

Кайберәүләр , бәлки,сөенер.

Язмышымны аңлый алучылар,

Минем өчен,бәлки,көенер.

Кызманмагыз мине мескен диеп,

Җүләр диеп мине сүкмәгез.

Кирәк түгел минем өчен алай,

Күз яшьләрен алай түкмәгез.

Яшәсәгез әгәр инде мине,

Кайтыр диеп ,күңел юатып,

Җырым кала сезгә бүләк булып

Юанырсыз җырны җырлатып.

Автор Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев