Кемдер сөя яна - көя
Шигърият

Кемдер сөя яна - көя

Кемдер сөя яна - көя,

Кайсы үлеп ярата.
Әле нокта куелмаган
Бу хисләргә карата.

Ярны яраталар күп,
Балаларны - биһисап.
Әти - әни, үз җиреңне
Туган Илкәйне зурлап...

Сөя белмәс тә ярата
Дөньясында тик үзен.
Башкасына ул битараф
Илтеп төртсәң дә күзен...

Роберт Шаймарданов.

07.04.15.


Нет комментариев