Кемдер сөя барысы белә
Кемдер сөя барысы белә,
Кайсы яшерен ярата.
Кайберәүләр :- Суынды!, дип
Тиңен эзли, яңарта.
Тол калып гомере буена
Тугры калганнар да бар.
Ярдан - ярга сикергәннәр
Алар өчен - акылга сай!
- Акыл!, дибез анысын да
Ходаебыз тигез бирмәгән.
Хис каберлегендә ялгыш
Күпме сөю җирләнгән...
Роберт Шәймәрдәнов (Дәүләтхан).
27.01.2016
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев