" Күңел ишеге"
Бар көчемә тырышып тырышып, Шакыйм бикле ишеккә. Бар хыялым шул ишекне ачырга иде ничектә. Гади генә ишек булса, Табыр идем бер җаен. Шакымый да керер идем, Керәсем килгән саен. Тик бу ишек гади түгел, Ул башкача,ул бүтән. Бәлкем үзе ачылыр дип, Мин сабыр гына көтәм. Мин көтәрмен ул ишек тә,...
Бар көчемә тырышып тырышып,
Шакыйм бикле ишеккә.
Бар хыялым шул ишекне
ачырга иде ничектә.
Гади генә ишек булса,
Табыр идем бер җаен.
Шакымый да керер идем,
Керәсем килгән саен.
Тик бу ишек гади түгел,
Ул башкача,ул бүтән.
Бәлкем үзе ачылыр дип,
Мин сабыр гына көтәм.
Мин көтәрмен ул ишек тә,
Кайчан да бер ачылыр.
Ул чагында синең өчен,
Минем ишек ябылыр!
Автор:Гөлчәчәк Газизова.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев